24 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Мин һәм тормышымда яңа шартлар» дигән мини-тренинг узды. Чара үзгәргән яшәү шартларына җайлашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрескә «Бу минем исемем», «Тиз характеристика», «Мин нинди төстә?» кебек күнегүләр кертелде. Ахырда катнашучылар уңай теләкләр белән алмаштылар.
Чара нәтиҗәсендә катнашучылар үзләрен, үзләренең көчле якларын яхшырак белделәр. Дәрестә 10 кеше катнашты.