ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2023 ел
җомга

Апрель аенда Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашу узды. Коллегалар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Үз-үзең булып калу» технологиясен кертү турында фикер алыштылар. 

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гофрлы кәгазьдән төсле чәчәкләр ясау буенча мастер-класс оештырылды. Көн җылы булу сәбәпле, дәрес ачык һавада, җәйге беседкада узды.

Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан 24 апрельдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрде.

Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Чернобыль – фаҗига һәм хәтер» чарасында катнаштылар.

Шушы көннәрдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белгече игелек турында дәрес үткәрде. Яшьләр игелекне төрлечә күрсәтергә мөмкин икәнен белделәр: игелекле гамәл кылу, елмаю, яхшы сүз әйтү.

Апрель аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен тегү дәресләре үткәрә.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре VI «Театр – All Inclusive» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен республика балалар театр студияләре фестиваленең финал этабында катнаштылар.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара юл күрсәтүче этләр көненә багышланган тематик чара уздырылды.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның гаилә әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен оекбашлар, шарфлар бәйләгәннәр.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тукай безнең белән» исемле гадәти булмаган бәйрәм узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International