Минзәлә районында көндезге тору төркеме әгъзалары тегәргә өйрәнәләр

2023 елның 28 апреле, җомга

Апрель аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен тегү дәресләре үткәрә.

Бөтен эш өч төп этапка бүленгән. Башта яшьләр тукымаларның төрләре һәм үзлекләре белән танышалар, үрнәкләр карыйлар. Аннары аларга тренажер ярдәмендә тасмалар белән эксперимент ясарга тәкъдим иттеләр. Тренажерның максаты тегү адымын башкарырга өйрәтү, эш итү алгоритмын автоматлаштыруга җиткерү. Элек өйрәнгән темаларны ныгытканнан соң, катнашучылар белгечләр белән берлектә тегүгә керештеләр.

Тегү социаль хезмәт алучылар өчен кызыклы шөгыльгә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International