Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан 24 апрельдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрде.
Ватанпәрвәрлек һәм ЧАЭСтагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә кыюлык һәм батырлык күрсәткән кешеләр өчен горурлык хисләрен үстерүгә юнәлдерелгән дәрес барышында балалар 37 ел элек булган зур фаҗига турында белделәр. Шулай ук балалар чернобыльлеләргә һәйкәл янына бардылар, фаҗига корбаннарын искә алдылар.
Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.