«Ышаныч» үзәгендә Мамадыштан коллегалар белән очрашу узды

2023 елның 28 апреле, җомга

Апрель аенда Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашу узды. Коллегалар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Үз-үзең булып калу» технологиясен кертү турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар шулай ук инсульт кичергән, янбаш җәрәхәтләре алган социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт күрсәтү вакытында барлыкка килгән мәсьәләләрне карадылар.

Комплекслы үзәкләр белгечләре югарыда күрсәтелгән категория гражданнарның функциональ статусын күтәрү максатыннан үткәрелә торган социаль-тернәкләндерү чараларын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мәсәлән, «Кайгырту» үзәге вәкиле Мәскәүдә укыган вакытта алган эрготерапия өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашты. Яр Чаллы үзәгендә социаль хезмәтләр алучының өендә ул хәрәкәт активлыгын, сизгерлеген, хәрәкәтне координацияләүне торгызу өчен тернәкләндерү чараларын күрсәтте.

Кызыксындырган мәсьәләләрне тикшерү, файдалы мәгълүмат алмашу уңышлы эшнең нигезе булып тора. Чара нәтиҗәләре буенча май аенда кабат очрашу турында килешү төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International