Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тукай безнең белән» исемле гадәти булмаган бәйрәм узды.
Бәйрәм яшь сәләтләр Адель Ненастьев һәм Камилә Муллашова башкаруында «Туган тел» җыры белән башланды. Аннары тернәкләндерү үзәге белгече барлык катнашучыларны Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында балалар авторның шигырьләрен сөйләделәр, музыка коралларында уйнадылар. Шулай ук «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерделәр. «Түбәтәй» татар милли уены да катнашучыларның барысында да бик ошады.