Шушы көннәрдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белгече игелек турында дәрес үткәрде. Яшьләр игелекне төрлечә күрсәтергә мөмкин икәнен белделәр: игелекле гамәл кылу, елмаю, яхшы сүз әйтү.
Дәреснең максаты – игелек, хөрмәт, мәхәббәт – кешенең иң яхшы сыйфатлары дигән төшенчә формалаштыру. Мондый чаралар һәркемгә үз йөрәгенә карарга ярдәм итә, ярдәмчел һәм ачык кешеләрне тәрбияли.