Минзәлә интернат-йортында истәлекле чара узды

2023 елның 28 апреле, җомга

Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Чернобыль – фаҗига һәм хәтер» чарасында катнаштылар. Олы яшьтәге кешеләр коточкыч һәлакәт вакыйгалары турында сөйләштеләр, көне-төне фидакарьлек белән авария нәтиҗәләре белән көрәшкән геройларны искә төшерделәр.

Ахырда социаль хезмәтләр алучылар обелискка чәчәкләр салдылар һәм техноген катастрофа корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International