Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре VI «Театр – All Inclusive» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен республика балалар театр студияләре фестиваленең финал этабында катнаштылар.
Финалга Татарстан Республикасының 10 балалар театр студиясе чыкты. Фестиваль алдыннан яшь актерлар остаз-артистлар белән очрашты һәм чыгышларны камилләштерү буенча киңәшләр алды, сәхнә, актерлык осталыгы һәм дулкынлану белән эшләү серләрен белде.
Лаеш шәһәренең тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләренең «Муха-цокотуха» театраль куелышы 3 дәрәҗә диплом белән билгеләнде. Бу учреждениенең «Тылсымлы тартма» театр студиясенең зур сәхнәдә беренче чыгышы.