«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре һәм аларның гаиләләре хәрбиләр өчен посылкалар әзерләгән

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның гаилә әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен оекбашлар, шарфлар бәйләгәннәр.

Посылкаларга шулай ук рәсемнәр һәм җылы теләкләр белән хатлар да салганнар. Социаль хезмәт алучылар сугышчылар өчен татлы сюрпризлар да әзерләгән. Әзер посылкалар «Дарим тепло» волонтерлар төркеме аша җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International