Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара юл күрсәтүче этләр көненә багышланган тематик чара уздырылды.
Тәрбияче Надежда Башкирова нинди этләрнең юл күрсәтүче була алуы, аларның сукыр кешеләргә нинди ярдәм күрсәтүләре, юл күрсәтүче этләрне кайда һәм ничек әзерләүләре турында сөйләде.
Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата мәрхәмәтлек тәрбияли, дүрт аяклы дусларыбызга карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтә.