Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле «Үз-үзең булып калу» технологиясен эшкә кертә башладылар. Ул кешенең актив тормышын озайтуга, югалтылган сәламәтлекне саклауга һәм торгызуга ярдәм итә.
Социаль хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлегеннән аермыйча һөнәри өйрәтү максатларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» технологиясе эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен беренче майга багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Махиянова «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәтләрен алучылар белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, тормыш сыйфатын яхшырту, өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлелек чорын арттыру максатыннан, Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе кулланыла.
27 апрельдә «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Минзәлә муниципаль районында өч мәйданчыкта Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән халыкара тарихи диктант узды.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Республикасының 10 учреждениесеннән катнашучылар җыелды. Алар барысы да VI «Театр – All Inclusive» махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен театр студияләре арасында республика фестивале финалистлары булдылар. Фестивальнең максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны иҗади сәләтләрен үстерү һәм театр эшчәнлегенә җәлеп итү аша тернәкләндерүдә һәм социализацияләүдә ярдәм итү.
26 мартта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җаваплы ата-аналар мәктәбе» гомуми белем бирү мәктәбе эше кысаларында чираттагы очрашу узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны планлы диспансерлаштыруга, профилактик тикшерүләргә һәм вакцинациягә медицина оешмаларына китерү эше оештырылган.
26 апрельдә Кукмара районындагы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырылды.