«Изгелек» үзәгендә бәйрәмгә чара уздырдылар

2023 елның 28 апреле, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен беренче майга багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Чара өч конкурстан торды. Ике командага бүленеп, социаль хезмәтләр алучылар үз командаларына исем, девиз уйлап таптылар. Тернәкләнүчеләр барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар һәм аларның бәйрәм алды кәефе барлыкка килүен билгеләп үттеләр.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International