Өлкәннәр белән гарденотерапия дәресләре уңышлы үткәрелә

2023 елның 28 апреле, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, тормыш сыйфатын яхшырту, өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлелек чорын арттыру максатыннан, Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе кулланыла.

Гарденотерапия чаралары өлкән яшьтәге гражданнарны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик яктан үстерүгә юнәлдерелгән һәм түбәндәге максатларны күздә тота: төп мотор күнекмәләрен үстерү һәм яхшырту, тоту күнекмәләрен һәм бармакларның сыгылмалылыгын яхшырту, барлык сенсор каналларын торгызу һәм үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International