Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле «Үз-үзең булып калу» технологиясен эшкә кертә башладылар. Ул кешенең актив тормышын озайтуга, югалтылган сәламәтлекне саклауга һәм торгызуга ярдәм итә.
Геннадий Николаевич 2021 елның ноябреннән социаль хезмәт күрсәтүдә тора. Ул 1 төркем инвалид, инсульт кичергән. Аның белән эшләгәндә социаль хезмәткәр яңа технологияне куллана: туклану һәм ял режимын контрольдә тота, физик күнегүләргә, шул исәптән велотренажерда күнегүләргә этәрә.
Тора-бара тәрбияләнүчедә яңадан тормышка кызыксыну уянды, ул зарядка ясый башлады. Кирәкле хәрәкәтләрне башкару белән бәйле яхшы эмоциональ кәеф психик яктан баланслый һәм тынычландыра, зарарланган аяк-кулларны һәм мускулларны күнектерә һәм яңадан эшләтә башлый. Социаль хезмәткәрнең тырышлыгы белән Геннадий Николаевичның эмоциональ хәле һәм гомуми хәле яхшыра бара.