Югары Ослан районының 400дән артык авыл кешесе «Өлкән буын» проекты кысаларында медицина учреждениеләренә китерелгән

2023 елның 28 апреле, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны планлы диспансерлаштыруга, профилактик тикшерүләргә һәм вакцинациягә медицина оешмаларына китерү эше оештырылган.

Медицина тикшерүе узучы барлык гражданнар да китү урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтелә. 2023 елның гыйнварыннан районның медицина оешмаларына 404 өлкән кеше китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International