«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә балалар театр эшчәнлегендә катнашалар

2023 елның 28 апреле, җомга

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Республикасының 10 учреждениесеннән катнашучылар җыелды. Алар барысы да VI «Театр – All Inclusive» махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен театр студияләре арасында республика фестивале финалистлары булдылар. Фестивальнең максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны иҗади сәләтләрен үстерү һәм театр эшчәнлегенә җәлеп итү аша тернәкләндерүдә һәм социализацияләүдә ярдәм итү.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең театр студиясе «Шалкан» спектакле белән 2 дәрәҗә диплом алды. Барлык җиңүчеләр, дипломнардан тыш, театр студияләрен алга таба үстерү өчен «Ак Барс Созидание» хәйрия фондыннан финанс ярдәме алдылар.

Театр студиясе җитәкчеләре сүзләренчә, театр эшчәнлегендә катнашу бала шәхесенең эчке дөньясының бөтенлеген формалаштыруга һәм әйләнә-тирә дөнья белән мөнәсәбәтләрдә гармония урнаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International