«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә белем бирү дәресе уздырдылар

2023 елның 28 апреле, җомга

26 апрельдә Кукмара районындагы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырылды.

Тәрбияче Фәйрүзә Абдуллахатова балаларга 37 ел элек Чернобыль АЭСында булган фаҗига, авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләрнең батырлыгы турында сөйләде.

Ул еллардагы вакыйгаларга кайту, башкаларның бәла-казаларын һәм авыртуын үзеңнеке кебек кабул итәргә өйрәнү, тирә-юньдә булган һәрнәрсә өчен җаваплылык тәрбияләү – мондый чараларның максаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International