«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре белән мәгълүмати очрашу оештырдылар

2023 елның 28 апреле, җомга

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Махиянова «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәтләрен алучылар белән мәгълүмати очрашу үткәрде.

Чарада катнашучыларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында сөйләделәр. Күрсәтелгән хезмәтләрнең төрләре һәм исемлеге, тарифлар һәм шартлар турында фикер алыштылар. Шулай ук очрашу кысаларында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыруда тукталдылар.

Социаль хезмәтләр алучылар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе, Актив озын гомерлелек мәктәбе эшен оештыру турында белделәр.

Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән турыдан-туры диалоглар, килеп туган мәсьәләләрне карау, файдалы мәгълүмат алмашу уңышлы эшнең нигезе булып тора. Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International