27 апрельдә «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Минзәлә муниципаль районында өч мәйданчыкта Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән халыкара тарихи диктант узды.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Бөек Ватан сугышында катнашучы Михаил Тихоновның яшьләр белән очрашуын оештырды. Ветеран педагогика көллияте студентлары белән аралашуга шат иде, диктант язар алдыннан ул катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтте.