«Исток–Башлангыч» үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбе эшен дәвам итә

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Социаль хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлегеннән аермыйча һөнәри өйрәтү максатларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» технологиясе эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.

Технология төрле юнәлештәге блокларны үз эченә ала: хокукый, медицина, психологик. Ул клиентларга югары сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен хезмәткәрләрнең квалификациясен даими күтәрүгә юнәлдерелгән.

2019 елдан социаль хезмәткәрләрне озак вакыт карау системасы буенча укыту алып барыла. Карау мәктәбе укытучысы Альбина Хәбирова социаль хезмәткәрләрне карау процессының төп принциплары, бурычлары, состав компонентлары һәм аз хәрәкәтләнүчеләрне куркынычсыз күчерү нигезләре белән таныштыра. Уку нәтиҗәсендә социаль хезмәткәрләр аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән эшләү буенча белем һәм күнекмәләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International