«Яңарыш» үзәгендә Георгий тасмасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

4 майда Җиңү көне алдыннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә канзаши техникасында Георгий тасмасы ясау буенча мастер-класс узды.

Брошь ясаганда балалар Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен ул Җиңү көненең мөһим атрибуты икәнен белделәр. Һәр мастер-класс катнашучысы үзенә Җиңү символын ясады.

«Георгий тасмасы» декоратив эшләнмә ясау буенча чара Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International