Бүген Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне узды. Чарада адвокат Максим Самойлов, суд пристав-башкаручысы Регина Сираева катнаштылар.
Элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларга алимент түләмәгән ике хатын хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, чишелеш юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.