Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Зөлфирә Нигъмәтҗанова «Җиңү өчен бабайга рәхмәт» бәйрәм открыткалары ясау буенча иҗади эш оештырды. Дәрес якынлашып килүче Җиңү көненә багышланган.
Чараның максатлары: балаларда патриотлык хисе тәрбияләү, әхлакый-ихтыяр сыйфатларын үстерү.
Дәрес бәйрәм турында тематик әңгәмәдән башланды. Аннары тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән открыткалар ясадылар. Эшләр бәйрәмчә килеп чыкты һәм көндезге бүлекчәнең уен бүлмәсендә күргәзмәнең бизәге булды.