Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.
Акциядә катнашу өчен 20 апрельдән 9 майга кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә яраткан җырларны башкару төшерелгән видеоязмаларны урнаштырырга кирәк. Язмалар астында #СоюзОтцов #ПесниНашихОтцов23 #песни16 хештегларын куярга кирәк.