«Ышаныч» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүгә кулинар мастер-класслары кертелде

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар планы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, эксперимент буларак, социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүгә коммуникатив потенциалны арттыруга юнәлдерелгән кулинар мастер-класслар кертелде.

Александра Николаевна үз тормышында зур кыенлыклар кичерүчеләрнең берсе, чөнки ул көндәлек көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә белми. Социаль хезмәткәр белән бергә мастер-класста катнашып, ул билгеле бер социаль белем, күнекмәләр ала. Шулай ук чара социаль хезмәтләр алучыда туклану культурасы турында белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итә, милли ризыклар әзерләү технологияләрен күрсәтергә, уртак хуҗалык-көнкүреш эшчәнлегенә җәлеп итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International