Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә 9 Майга чаралар башланды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңүгә багышланган «Музыкаль блиндаж» музыкаль-әдәби кунакханәсендә булдылар.

Чарада педагоглар, социаль хезмәтләр алучылар һәм бәйрәм кунаклары – балалар сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» ансамбле актив катнашты.

Чараны алып баручы Лилия Филиппова Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов батырлыгына аерым игътибар бирде. Балаларга герой-якташның сугыш юлын өйрәнергә тәкъдим иттеләр.

Шулай ук «Яшьлек» ансамбле башкаруында сугыш чоры җырлары һәм музыкаль әсәрләре яңгырады. Ахырда барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International