Татарстан Республикасында «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионаты старт алды.
Евгений Владимирович Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенә тиешле эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Ир-атның сәламәтлеге буенча чикләүләре – III төркем инвалидлыгы бар, шуңа күрә аңа хезмәтләр «I, II, III төркем инвалидлыгы булган гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм итү» тормыш ситуациясе кысаларында күрсәтелгән.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт хезмәткәр – уңышлы коллектив» дигән учреждение хезмәткәрләренең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру программасы гамәлгә ашырыла.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең студентлары «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында цифрлы грамота һәм компьютер технологияләрен үзләштерергә ярдәм итәләр. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Кукмара районындагы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Фәйруза Габделәхәтова социаль хезмәтләр алучылар өчен террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карау оештырды.
Волонтерлык оешмалары белән эшне җайга салу Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге эшендә яңа кызыклы карарлар һәм ресурслар табарга мөмкинлек бирә.
16-17 майда «Теориядән практикага» VII Халыкара балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итү буенча мәктәп-семинары узачак. Чара үсешләре бозылган балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм теориясе һәм практикасының актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган.
9 майда Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Мостафина Урмышлы авылында «Истә тотачакбыз һәм рәхмәтле булачакбыз» дигән чара оештырды. Белгеч өйдә хезмәт алучы Бөек Ватан сугышында катнашучы М. Якупов янына барды.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Өй шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар кулларының вак моторикасын үстерү өчен күнегүләр» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә түгәрәк өстәл уздырылды. Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр башкалар кебек үк хокукларга ия булуын искәртте.