«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар цифрлы күнекмәләрне үзләштерергә булышалар

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең студентлары «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында цифрлы грамота һәм компьютер технологияләрен үзләштерергә ярдәм итәләр. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.

Чараларның максатлары: белем бирү, өстәмә мөмкинлекләр булдыру һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мәгълүмат технологияләрен һәм Интернетны куллануда, һәр заманча кешегә кирәкле мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә белем һәм күнекмәләр алуда ярдәм итү.

Дәрес кысаларында волонтерлар балаларга социаль челтәрләр, дәүләт хезмәтләре порталы, компьютер программалары мөмкинлекләре турында белергә ярдәм иттеләр. Компьютерның төп функцияләрен өйрәнделәр, аның компонентларының үзенчәлекләрен карадылар. Хәзерге дөньяда компьютер технологияләренең роле бик зур, шуңа күрә дәресләр кызыклы гына түгел, файдалы да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International