Евгений Владимирович Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенә тиешле эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Ир-атның сәламәтлеге буенча чикләүләре – III төркем инвалидлыгы бар, шуңа күрә аңа хезмәтләр «I, II, III төркем инвалидлыгы булган гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм итү» тормыш ситуациясе кысаларында күрсәтелгән.
Эш эзләү вакытын киметү һәм граждан белән эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләү өчен, Евгений Владимирович өчен профильләү үткәрелә, бергәләп эшкә урнашуның шәхси планы эшләнә. Планга психологик ярдәм һәм социаль адаптацияләү программалары, дәгъвачының һөнәри өстенлекләренә басым ясап, резюме төзү керә. Чараларда катнашу нәтиҗәсендә Яр Чаллы кешесе кыска вакыт эчендә шәһәр оешмаларының берсенә сакчы булып эшкә урнаша.