«Ышаныч» үзәгендә иҗади мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Волонтерлык оешмалары белән эшне җайга салу Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге эшендә яңа кызыклы карарлар һәм ресурслар табарга мөмкинлек бирә.

Бүлек карамагындагылар өчен даими рәвештә төркемле дәресләр форматында мавыктыргыч мастер-класслар уза. Шушы көннәрдә волонтер Оксана Викторовна җитәкчелегендә кояш аулаучы ясау буенча дәрес узды. Иҗади эш барышында социаль хезмәтләр алучылар алдан әзерләнгән эретелгән пыялаларны буядылар. Кояш аулаучыны ясаганда катнашучылар пөхтәлек һәм тырышлык таләп итүче витраж рәсеме техникасын кулландылар. Әзер эшләнмәләр кояш нурлары астында төрле төсләр белән бик матур итеп ялтырап торалар, кәефне күтәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International