Халыкара семинарда балаларга иртә ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

16-17 майда «Теориядән практикага» VII Халыкара балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итү буенча мәктәп-семинары узачак. Чара үсешләре бозылган балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм теориясе һәм практикасының актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган.

Семинарда катнашырга дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, тернәкләндерү, мәгариф һәм медицина оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни хезмәткәрләр һәм шәхси һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, шулай ук ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм профильле юнәлештәге югары уку йортлары студентлары чакырыла.

Семинарда тәкъдим ителгән мәгълүмат балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өлкәсендә белгечләргә файдалы булачак.

Трансляциягә тоташу өчен сайтта алдан теркәлергә кирәк: https://nevastream.online/step_by_step_23.

Семинар программасы һәм карала торган мәсьәләләр турында мәгълүмат биредә: https://www.infran.ru/наука/научные-мероприятия/, https://ncmu.infran.ru/portfolio/centr-kompetencij-biologicheskie-i-socialnye-osnovy-inkljuzii/, https://center-albreht.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International