9 майда Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар. Ветераннарга Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм чаралары узды.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаштылар. Аның максаты – бәйрәм атмосферасын булдыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре 50 нче урта белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары, «Тургай» гаилә клубы тәрбияләнүчеләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәт алучыларын Җиңү көне белән котладылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты кунаклар кабул итте. «Ветераннар янәшәдә яши» акциясе кысаларында интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәннәре янына Чистай балалар йорты тәрбияләнүчеләре һәм «Белый кремль» сыра заводы вәкилләре килде.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында китап терапиясе актив кулланыла. Учреждение китапханәсендә төрле жанрдагы һәм юнәлештәге китаплар бар. Белгечләр бу терапияне яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм эмоциональ халәтен торгызуның нәтиҗәле ысулы буларак кулланалар. Пациентның халәтенә карап, ул үзе кызыксындырган теләсә нинди китапны үзе укый ала.
Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәтләр алучы белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре янына бардылар.
Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Нугайбеков Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәннәрен котлады.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ветераннар янәшәдә яши» дигән котлау акциясе уздырылды.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау өчен мобиль бригаданың өйләргә чыгуын оештырдылар.