«Изгелек» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше ягында

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт хезмәткәр – уңышлы коллектив» дигән учреждение хезмәткәрләренең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Программаның төп максатлары булып хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, авыруларны һәм эшкә сәләтлелекне югалтуны профилактикалау, шулай ук хезмәткәрләрне физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләренә җәлеп итү тора.

Белгечләр төшке аш ялы вакытында сәламәтләндерү гимнастикасында катнашалар. Дәвалау физкультурасы инструкторы җитәкчелегендәге алар барлык күнегүләрне башкаралар. Мондый эшчәнлек барлык хезмәткәрләрне эш көненә энергия, күтәренкелек һәм яхшы кәеф белән тулыландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International