Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Өй шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар кулларының вак моторикасын үстерү өчен күнегүләр» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Ата-аналар зур кызыксыну белән фасоль һәм башка материаллар, төймәләр, кер каптыргычлар, шешә капкачлары белән күнегүләр р, манный ярмасы белән тәлинкәләрдә бармаклар белән кояш рәсеме, төймәләр һәм бөкеләр ярдәмендә төрле рәсемнәр ясадылар. Мондый күнегүләр һәм уеннар вак моториканы һәм акыл сәләтләрен үстерә.