Кукмара районындагы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Фәйруза Габделәхәтова социаль хезмәтләр алучылар өчен террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карау оештырды.
Чараның максаты тәрбияләнүчеләрдә террорчылык турында күзаллау формалаштыру иде. Роликлардан балалар террорчылык актлары төрләре, һәр очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Видеоларны караганнан соң балалар актив рәвештә каралган сюжетлар турында фикер алыштылар, экстремаль ситуацияләрдә куркынычсыз үз-үзеңне тотыш кагыйдәләре турында сорауларга җавап бирделәр.