9 майда Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Мостафина Урмышлы авылында «Истә тотачакбыз һәм рәхмәтле булачакбыз» дигән чара оештырды. Белгеч өйдә хезмәт алучы Бөек Ватан сугышында катнашучы М. Якупов янына барды.
Ветеран йортында социаль хезмәткәр Урмышлы авыл җирлеге башлыгы һәм волонтерлар белән берлектә аны бәйрәм белән котладылар, администрациядән бүләкләр тапшырдылар. Котлаудан соң өлкән кешене һәлак булган сугышчылар мемориалы янына озаттылар, анда ул һәйкәлгә чәчәкләр салды.