Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына концерт программасы белән Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты артистлары килде.
Оешманың сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева барлык катнашучыларга тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барысын да үткән бәйрәм белән котлады һәм өлкән буынга нык сәламәтлек, иминлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләде.
Иҗат хезмәткәрләре үзләренең музыкаль номерлары белән социаль хезмәтләр алучыларны сөендерде. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да уңай эмоцияләр алды.