«Ышаныч» үзәгенең көндезге тору бүлегенә килүчеләр җитештерү предприятиесендә булдылар

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең актуаль һөнәрләр, кадрларга ихтыяҗ структурасы турында күзаллау формалаштыру, «Ышаныч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен хезмәт эшчәнлегенә мотивацияне арттыру максатыннан «Сосновоборская» колбаса һәм ярымфабрикатлар җитештерү компаниясенә күзәтү экскурсиясе оештырылды.

«Кама» агросәнәгать комплексында социаль хезмәтләр алучыларны һәм аларны озата баручы затларны маркетинг бүлеге җитәкчесе Наталья Хәлилова каршы алды. Ул җитештерүдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, мәҗбүри санитар кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында сөйләде.

Экскурсия барышында кунаклар цехларның аерым участокларында колбаса эшләнмәләрен җитештерүнең оештырылуын һәм технологик процессын күзәттеләр, предприятие белгечләренең эш үзенчәлекләре белән таныштылар. Наталья Хәлилова шулай ук эшкә урнашу, профессиональ үсеш мөмкинлекләре турында сөйләде.

Ахырда «Кама» агросәнәгать комплексы җитәкчелеге социаль хезмәтләр алучыларны «Сосновоборская» сәүдә маркасы колбасалары белән чәй эчәргә чакырды. Шулай ук кунакларга сувенир продукциясе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International