Гарденотерапия өлкәннәргә үзләрен кирәкле итеп тоярга булыша

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Социаль хезмәтләр алучыларның актив яшәү рәвешен саклап калу максатыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы кулланыла. Социаль хезмәткәрләр белән бергә өлкән яшьтәге кешеләр үсемлекләр үстерергә һәм аларны карарга яраталар. Чәчәкләрне, йорт үсемлекләрен, үсентеләрне күчереп утырту, үстерү һәм алар турында кайгырту җаваплылык хисен үстерә. Шулай ук технология кулларның вак моторикасын яхшырта, тынычландыра, өлкәннәргә тискәре кичерешләрен онытырга ярдәм итә, яңа кызыксынулар уята.

Чәчәк культураларын үстерү һәм карау, шулай ук үсемлекләрнең шифасы турында китаплар һәм журналлар уку практикасы да бар. Мондый чаралар ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге, психоэмоциональ хәле яхшыра һәм шәхси ресурслары ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International