«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Тәтеш үзәк район хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен поликлиникага китерүне дәвам итә. Сәламәтлек саклау учреждениеләре төзегән исемлекләр нигезендә комплекслы үзәк гражданнарны махсус автомобильдә китерүне тәэмин итә.
Ел башыннан 333 кеше диспансерлаштыру узган.
«Өлкән буын» проектының төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру һәм аларның сәламәтлеген саклау. Медицина учреждениесенә китерү ихтыяҗы туганда, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кеше яшәү урыны буенча фельдшер-амбулатор пунктына мөрәҗәгать итә ала.