Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә – иң мөһиме» дигән темага мәгълүмати сәгать үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар катнашындагы чара 5 нче патронаж участогында узды.
Чара барышында социаль педагог ата-аналар белән гаиләнең әһәмияте һәм аның һәр кешенең тормышында әһәмияте турында фикер алышты. Катнашучылар гаилә традицияләре турында сөйләделәр, гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр. Барлык катнашучыларга чара темасына буклетлар тапшырылды.