ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

16 майда Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Айсылу Җамалетдинова һәм Наталья Евдокимова «Экстремистик эшчәнлек» чарасы уздырдылар. Чара яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнарның мәгълүмати компетенциясен арттыруга юнәлдерелгән.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучылары «Игелек сакчылары» проектында катнаштылар. Проект «Волонтерлар – балаларга!» бөтенроссия акциясе кысаларында уза.

15 майда Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләре геометрия патшалыгына сәяхәт кылдылар. Аларга Яр Чаллы шәһәреннән иганәчеләр сатып алган үсеш уеннары җыелмалары ярдәм итте.

16 һәм 17 майда «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Казан шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мәскәү һәм Киров районнары буенча идарәсе белгечләре Казан дәүләт энергетика университетының волонтерлык активы студентлары белән очрашты. Очрашу югары уку йортының карьераны үстерү бүлеге җитәкчесе ярдәме белән оештырылды.

15 майда Яр Чаллы педагогия көллияте базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионаты узды. Анда шулай ук Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары да катнашты.

15 майда Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Люция Петрова Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

16 майда Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, шул исәптән шартлаткыч җайланмага охшаган шикле предмет табылганда, хезмәткәрләрне, балаларны һәм ата-аналарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды.

«Инклюзив Дэнс – Инклюзивный Танец» хәйрия фонды XI Inclusive Dance фестиваленең инклюзив бию буенча халыкара онлайн-конкурс үткәрә. Чара социомәдәни тернәкләндерү һәм инклюзив сәнгать өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Казанның Вахитов районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаганнар белән «Киләчәккә юл» циклыннан чираттагы дәрес үткәрде. Чара мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пункты базасында узды.

Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Наилә Гарипова Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә сыр пешерү буенча мастер-класста булды. Чара катнашучыларны «Абилимпикс» региональ чемпионатына әзерләү максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International