11–14 майда «Васильевский» шифаханәсендә күрү сәләте буенча яшь инвалидларның «Без бергә» тернәкләндерү слеты узды, анда Татарстан Республикасының 13 районыннан катнашучылар, шулай ук Мәскәү шәһәренең яшьләр бүлеге вәкиле җыелды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре актив катнашты.
Беренче көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды. Социаль хезмәт күрсәтү һәм яшьләр чаралары буенча социаль әһәмиятле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Көн азагында танышу кичәсе узды, анда катнашучыларга уеннар тәкъдим ителде.
Алдагы ике көннең программасы бик бай булды һәм дискуссия мәйданчыкларын, сукырлар өчен яраклаштырылган өстәл уеннарын, спорт ярышларын, тренингларны, эшлекле уеннарны үз эченә алды. Слетта шулай ук мәдәни чаралар да узды.
Чара ахырында барлык катнашучылар яшьләр хәрәкәтен алга таба үстерү турындагы тәкъдимнәре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.