«Изгелек» үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары баскетбол буенча ярышларда катнаштылар

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

11 майда Ижевскта V Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында баскетбол буенча Удмурт Республикасының чемпионаты узды. Ярышларда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары – «Яр Чаллы» командасының коляскалы спортчылары катнашты.

Команда 2013 елда тернәкләндерү үзәге базасында оештырыла. Нәкъ менә монда балалар танышалар һәм үзләренең спорт юлын башлыйлар. Бүген алар бөтенроссия, региональ ярышларда катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коляскалы баскетболда уңыш спортчының профессиональлегенә һәм шәхси сыйфатларына гына түгел, ә коляскаларның техник мөмкинлекләренә дә бәйле. Уенчылар махсус коляскаларда шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International