Олы яшьтәге кешеләр өчен гаилә аеруча мөһим, әмма аларның кайберләре картлыкны ялгыз каршы ала. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр.
Иртәдән үк ир-атлар үзләренең пар канатларын котладылар, рәхмәт сүзләрен белдерделәр һәм аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Хезмәт терапиясе дәресендә интернат-йорт тәрбияләнүчеләре гаилә учагын саклаучы әйбер ясадылар. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар сәламәтләндерү йөрешенә чыктылар.
Мондый чараларның максаты – гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә мөнәсәбәтләрен саклау.