ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт статистика хезмәте Территориаль органының оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның апрель–июнь айларында республиканың эшче көчләре саны (15 яшь һәм аннан өлкәнрәк) уртача 2 064,8 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 2 022,3 меңе икътисадта мәшгуль булган һәм 42,5 мең кеше, ягъни эшче көчләр санының 2,1 %, эшләмәгән, әмма актив эш эзләгән.

24 июльдә «Молоды душой» Бөтенроссия грант конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Конкурс өлкән яшьтәге (55 яшьтән өлкәнрәк) гражданнарның социаль проектларына ярдәм итүгә һәм Россия төбәкләрендә өлкәннәр белән эшләүче Добро.Центрлар ачуга юнәлдерелгән.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

EcoStandard.journal – хезмәтне саклау буенча белгечләр һәм җитәкчеләр өчен федераль журнал. Ул 2023 елның 26–29 сентябрендә Сочи шәһәрендә узачак Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгының генераль мәгълүмати партнеры булып тора.

Балаларның финанс грамоталылыгын арттыру максатыннан 18 июльдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Н. Носовның «Ямаулык» хикәясе буенча дәрес уздырылды.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сергий атакай һәм Шәфкать туташлары җәмгыяте вәкилләре булып китте.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә тернәкләндерү чаралары үткәрелә, алар когнитив функцияләрне саклауга юнәлдерелгән.


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уеннарга багышланган тематик көн узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес үткәрде. Чара вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән иде һәм ярма терапиясе белән башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International