«Молоды душой» конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

24 июльдә «Молоды душой» Бөтенроссия грант конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Конкурс өлкән яшьтәге (55 яшьтән өлкәнрәк) гражданнарның социаль проектларына ярдәм итүгә һәм Россия төбәкләрендә өлкәннәр белән эшләүче Добро.Центрлар ачуга юнәлдерелгән.

2022 елда конкурста 19 оешма һәм «көмеш» волонтерлыкны үстерүгә юнәлдерелгән 70 проект җиңүче булды. Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә:

- #МолодыДушой Добро.Центрлары,

- «Социаль проектлар».

Конкурста коммерциячел булмаган оешмалар да, физик затлар да катнаша ала. Гомуми грант фонды 40 млн сум тәшкил итә.

Конкурс җиңүчеләре 2023 елның 1–2 октябрендә «көмеш» волонтерларның Бөтенроссия форумы кысаларында игълан ителәчәк.

Конкурс турында тулырак: https://contests.dobro.ru/md.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International