Республика пешекчеләре социаль хезмәтләр алучыларга мастер-класслар бирәчәк

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Ул социаль хезмәтләр алучы мөмкинлекләре чикле балаларга төп һөнәри күнекмәләргә ия булырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Килешү кысаларында чара Казан шәһәренең «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды. Социаль хезмәтләр алучылар профессиональ аш-су остасы җитәкчелегендә ризыклар әзерләделәр, кулинар эшенең нечкәлекләрен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International