Балаларның финанс грамоталылыгын арттыру максатыннан 18 июльдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Н. Носовның «Ямаулык» хикәясе буенча дәрес уздырылды.
Дәрес әсәрне тыңлаудан башланды. Балалар төп герой мисалында гаилә бюджетын планлаштыру турында күзаллау алдылар, керем һәм чыгым чыганаклары белән таныштылар. Аннары балалар тәрбияче Виктор Лифановның текст эчтәлеге буенча сорауларына җавап бирделәр, хикәя героеның тәртибе турында фикер алыштылар, аның гамәлләрен бәялиләр. Тәрбияләнүчеләр үз әйберләренә сакчыл караш кирәклегенә инандылар, хикәянең төп идеясен яхшы аңладылар. Үткән материалны ныгыту өчен, балалар уен формасында ертылган киемнәргә ямау салырга өйрәнделәр.